ТЕХНИК ИҖАТКА ЧИКЛӘР ЮК: Бүген Актанышта “Гади автомодельләр ярышы”ның зона бәйгесе уза(+ФОТО,ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

         Бүген техник юнәлештәге республикакүләм “Гади автомобильләр ярышы”ның зона бәйгесе Актанышта уза. Актаныш, Ютазы, Спас, Минзәлә, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәренең яшь автомобиль ясаучылары арасында җиңү яулаган яшь конструкторлар командасы республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булачак.  

            “Яшь автомобиль ясаучылар» бәйгесендә катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы урынбасары Гөлфидә Мәхмүтова, балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин сәламләде. Раниза Митьян кызы ярышларның иганәчесе  ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенә зур рәхмәтләрен белдереп, ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы Марат Нуримановка, урынбасары Гөлфидә Мәхмүтовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

          “Гади автомобильләр ярышы” һәр балага үзен иҗади яктан ачарга мөмкинлек бирә. Исеменнән үк күренгәнчә, машиналарны көнкүрештәге гади детальләр, эш кораллары белән ясап була. Беренче номинациядә катнашучылар гади җилем(резина) моторлы машиналарның ераклыкка йөртүдә ярыша.

          Бәйгенең алдагы номинациясендә- электр моторы куелган машиналар билгеле бер аралыктан соң капкага туп-туры керергә тиешләр.

          Өченче номинация-“Өй эше”. Жюри командаларның гадәти булмаган машина модельләрен бәяли. Бу номинациядә фантазиягә чикләр юк: командалар автомобильне нинди материалдан, ничек, ни  рәвешле ясаган, шул хакта сөйләп, аңлатып үз проектын яклый.

          Ярышларга катнашкан эшләр мәртәбәле жюри бәя бирә, рәисе – балалар иҗат үзәге педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев.

          Бәйгенең социаль партнеры- ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе өченче ел рәттән балаларга төрле призлар әзерләп алып килә, быел да җиңүчеләрне файдалы һәм кирәкле бүләкләр көтә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International