“Татар Ямалысы җирлегендә 93 яшьлек әби әле дә сыер асрый! Авылда яшәүче сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куярлык гамәл ичмасам! Хәзер яшьләр тавык та тотмый, сыер турында сөйләп тә торасы юк!” – авылга кайтканда юлдаш итеп алган абыйның көрсенеп тә, ачуы килеп тә әйткән сүзләре иде бу.
Туксанның өстенә чыккан әби-бабайларны күргән бар анысы, алар күп очракта балаларының кадер-хөрмәтендә, ап-ак оекбашлар киеп, чигүле яулык-түбәтәйдән өйнең түрендә, йорт нигезенә бәрәкәт теләп утыралар. Ә Ямалыда ялгыз яшәүче 93 яшьлек әби сыер кадәр сыер асрый икән. Кызыксыну артык көчле иде – әбинең үзен күрми торып, басыласы түгел...
Бардым мин Буаз-Күл авылына, әбине дә эзләп таптым. Бер көнгә соңарган булып чыктым – тормышның уфалла арбасын гомер буе ялгыз җигелеп тарткан әбекәем әле кичә генә сыерын сатып җибәргән дә, бүген шушы гамәле өчен үз-үзен битәрләп, кичәге сыерлы тормышын сагынып, чын күз яшьләре белән елап утыра иде...
Язмыш диген... Берәүләргә бәхет дигәннәрен касә тутырып бирә, икенчеләрнең бәхете касә төбен дә капламый. Ә тормыш болай да, тегеләй дә үтә: адәм баласының гомер буе бәхет көткәнен исәпләп тормый ул...
Язмам герое – 1927 елның ноябрендә Өшәр авылында туып үскән Асия әби Габдрахманова да – кечкенә чакта бәхет турында хыяллангандыр. Ир канаты астында яшисе, бер оя балалар үстерәсе килгәндер аның да. Тик менә Ходай биргән гомеренең инде 93нче язын ул япа-ялгыз каршы ала. Гомумән, ирле, балалы тормыш ят аңа.
“Нигә кияүгә чыкмадың?” – дигән сорауны, билгеле, мин генә бирмәгәнмен Асия әбигә.
“Чык кияүгә, дип килеп чакыручы булмады мине. Ирне бит аны урам буйлап эзләп йөрмиләр. Насыйбым булмагандыр инде...” – юк, бу сүзләрне әйткәндә үкенү дә, ачу да сизелмәде ялгызлыкка өйрәнгән әбекәйдә. “Шулай язгандыр” – үз-үзен тынычландыру өчен ничә тапкыр кабатланган микән шушы сүзкәйләр!?
1977 елларда Буаз-Күл авылына, шушы нигезгә килеп урнаша ул. Бертуган сеңлесенә үзе салган йортта озак яшәргә туры килми – бакыйлыкка күчә. Апалы-сеңелле барган тормыш әнә шулай бөтен авырлыгы белән Асия апаның иңнәренә килеп төшә. Гомерең бетмәгәч, яшәми кая барасың...
“Маллар яраттым, ир-атны яныма да, җаныма да якын китермәдем. Гомер буе сыер-сарык асрадым. Кичә саткан сыерыма 11 яшь иде. Көтүдән кайтканда да, капкадан кергәнче башта башын минем иңнәремә салып торыр иде...” – көйле генә барган сөйләшү шушы урында өзелә, сүзләрне тагын күз яшьләре алыштыра.
93 яшенә кадәр үз көче белән сыер асраган кешене күргәнегез бармы сезнең? Ә мин күрдем. Җыерчыкланып, буыннары каткан куллар әле дә сыер сауган хәрәкәтләрне кабатлый, телендә дә, күңелендә дә сыер Асия апаның.
Хәер, күңеле белән барыбер килешмәгән ул сыер сатуы белән. “Көзгә кадәр генә асрыйсы калган. Йорт базындагы бәрәңгем өшегән менә – шуларны күтәрдем дә, аерып утырам. Сыеркаем булса, пешереп булса да ашатыр идем,” – әле дә сыерлы тормышы белән яши кебек ул.
Сәламәтлеге буенча өченче төркем инвалидлыкка ия Асия әби. 43 еллык хезмәт стажы бар. Азык цехында эшләгән елларын әле дә хәтерли язма герое. Әбинең хәтере кызлар көнләшерлек – япа-ялгыз үтелгән тормыш юлының һәр тукталышы хакында да анык сөйли ул. Дүрт бертуган арасында бүгенге көндә икесе исән Габдрахмановларның. Энесе Котдус Чиләбедә яши – күптән күрешкәннәре генә юк бер карында яралган җаннарның.
Ишек-тәрәзәләре киң итеп ачылган хәтер сандыгының кай җиренә барып төртелмә, сүз үзеннән-үзе сыерлы тормышка барып тоташа торды:
“Быел кыш кына савмадым сыерны. Кысыр да калды малкай. Мул иде - бер сауганда бер чиләк сөт бирде. Мин үзем гомергә аракы эчмәдем. Эчкәнем чәй һәм сөт булды. Сыерны саву белән бер стакан сөт эчә торган идем. Хәзер нишләрмен инде, кибет сөте сөт мени инде ул?”, - дип, сыерсыз башланган көнен исәпли Асия әби.
Сыерларын 93 яшенә кадәр кул белән сауган ул. Җилен тартыр өчен күпме егәрлек кирәк икәнен чамалау авыр түгел. Сөтне тапшырып барган – иртәнге дүртенче яртыга бер чиләк сөтен чыгарып утыртмаса, җаны тыныч булмаган әбекәйнең.
Хәзер исә Асия әбинең бөтен юанычы – лапаста печән чемченгән сарыклар. Алары да дистәгә якын.
“Эшләмәсәң, тәнгә көч керми. Хәрәкәт булсын дип асрыйм мин малны. Көнем шулар арасында үтә”, - дип, 93 яшьлек әби, бишмәт билен яулык белән бәйләп, елгыр адымнар белән мине сарыклары янына алып чыгып китте. Озын гомерле хуҗаларын исеннән үк таныган малкайлар, бердәм тавыш биреп, әбинең җылы кулларына борын төртте. Сәнәксез-нисез генә бер кочак печән сала-сала Асия әби һаман сарыклары белән сөйләште. Корбан бәйрәменә әзерләгән тәкәләре дә бар аның – ел саен сатып алучылар табылып тора.
Печәнне кипләп сатып алырга мәҗбүр ул, элеккеге егәрлеге ел саен кими әбекәйнең. Узган ел ун кипне 10 мең сумга юнәлткән. Бакчасына бәрәңге дә утыртмый калганы юк. Әле кыш өсте булса да, быел бакчасын кем сөрер дип ут йотып тора ул.
Ялгызлыкны гомерлек юлдаш итеп иярткән әбекәйне социаль караучы тәрбиясенә һич кенә дә ризалата алмый булып чыкты авыл җирлеге башлыгы. Сөйләшүләр дә, үгетләүләр дә ярдәм итми икән. Асия әби картлар йортына баруга да каршы – сарыклары караучысыз калачак бит. Менә шулай үзенә бирелгән гомере йомгагын сүтә дә сүтә язма герое. Бер сүтелеп бетәр ул, шикләнмим, тик менә аның да җылы, чиста, уңайлы мохитта яшәргә хакы бардыр бит! Өйдә дә, лапаста да аягыннан резин итеге төшмәгән Асия әби – 43 ел хөкүмәткә бил бөккән тыл ветераны кызганыч. Малны да рәхәттән асрамыйдыр ул...
93 яшьлек әбинең йорты да, кызганычка каршы, үзе белән бергә картайган. Уңайлыклары юк. Йорт газ котелы белән җылытылса да, җанга җылы йөгерә алмады. Шулай да сыерлы-сыйлы тормышны мин бераз икенче төрлерәк күз аллаган идем – җитеш итеп диюем. Ә монда тормыш гүя туктап калган... Радиоалгычтан яңгыраган җыр да артык моңсу, күңелне актара торган кебек ишетелде.
Тормышның бөтен авырлыгын үзенең хатын-кыз җилкәсенә салып күтәргән 93 яшьлек Асия әби йортының тонык тәрәзәсеннән язгы кояш елмаюы тоемлана – ул аның тәнен, сөякләрен бәлки бераз җылытыр да, ә менә тормыш көзенең шушы тукталышына килеп җиткән җанын кем җылытыр икән аның? Тимер карават өстендәге яшел савытта роза гөле чәчәккә йомарланырга җитешкән – ул да, Асия әбигә кушылып, тагын бер кышны исән-имин чыга алуына сөенә ахры...