Бүген “Коммунсервис-Актаныш" муниципаль унитар предприятиесенә (МУП "КОММУНСЕРВИС") яңа җитәкче билгеләнде. 10 марттан җитәкчелек вазыйфасын Илназ Назиф улы Сәлахов башкарачак.
Коллективка яңа җитәкчене башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев тәкъдим итте. Илшат Илфат улы Актаныш районындагы иң катлаулы тармакларның берсе булган "Коммунсервис-Актаныш" муниципаль унитар предприятиесенең җитәкчелек дилбегәсен үз кулына алган Илназ Назиф улына хезмәтендә уңышлар теләде, яшь кадрга зур өметләр баглануын искәртте.
Әлеге җәмгыять белән 17 ел идарә иткән Римма Кустова хезмәт юлын "Коммунсервис-Актаныш" җитештерү берләшмәсе" ҖЧҖ (ООО ПО “Коммунсервис-Актаныш”) директоры вазыйфасында дәвам итәчәк.
Яңа җитәкче хакында кыскача белешмә:
Илназ Сәлахов 1987 елда Иске Сәфәр авылында туган;
Белеме – югары, ул Түбән Кама муниципаль институтын тәмамлаган;
2008-2009 елларда армия хезмәтен үткән:
Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Чулпан белән бер кыз үстерәләр.