Актаныш районында егерме еллык тарихы булган “Игелек марафоны” башланып киткән вакытта ук республика районнарында зур кызыксыну уяткан иде. “Игелек марафоны” Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән барлыкка килде һәм һәр елны район халкы теләктәшлегендә уза. Бердәм төстә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга рухи һәм матди ярдәм итү, инвалидларны, инвалид балаларның гаиләләренә бару, проблемаларын ачыклау, үсеп килүче яшь буында кеше хәленә керә белү, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек хисләрне тәрбияләү- бу инде бездә игелекле традициягә әверелде.
Сарман район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева җитәкчелегендәге делегация нәкъ менә “Игелек марафоны”, әлеге массакүләм чараны оештыру, оешма-предприятие коллективларын, җитәкчелекне, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү буенча эшлекле сәфәргә килде.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев Сарман районы җитәкчелеге белән очрашуда катнашып “Игелек марафоны”н үткәрү тәҗрибәсе белән очрашты, кунакларның күпсанлы сорауларына җавап бирелде.