АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ СУЛЫШЫ: “АЛГА” җәмгыяте имтихан тотты

2021 елның 12 марты, җомга

Актаныш районы хуҗалыкларын карау дәвам итә. Бүген күрсәтмә имтиханны “Алга” җәмгыяте тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үткән чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык башлыклары, белгечләре катнашты. “Алга” хуҗалыгының Әгъбәс бүлекчәсендә башланып киткән караулар машина-трактор паркын, амбар алды территориясен, остаханәне, фермаларның торышы белән  танышуга барып тоташты.

Шушы көннәрдә җәмгыять савым күрсәткечләрен сизелерлек арттыруга ирешкән: тәүлеклек савым 8 тоннадан артыграк. Бозау алу буенча да алар 2021 елга куелган планны үтәп чыгарга ниятли – гыйнвар-февраль айларында “Алга” җәмгыяте 140 бозау алган, март аенда  план 95 баш итеп куелган булса, бүгенге көнгә 40 бозау инде туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International