Коммуналь тармак эшчәнлеге, айлык түләүләрне җыю буенча киңәшмә узды

2021 елның 12 марты, җомга

Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева рәислегендә торак һәм коммуналь хезмәтләрне үз вакытында сыйфатлы күрсәтү, торак хуҗаларыннан күрсәтелгән айлык хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча чираттагы утырыш узды.

Коммуналь түләүләрне җыю 96 процент тәшкил итә, бурыч күләме 14,5 миллион сум.

Коммуналь түләүләрне 100 процент җыюга ирешү өчен эшне активлаштыру кирәк. Бурычларны түләттерү буенча судка дәгъвалар аз әзерләнә. Суд карарлары буенча суд приставлары хезмәтенә дә бурычлылар белән җитдирәк эшләргә кирәк.

Хәзер инде электрон түләү системалары аша да айлык түләүләрне түләүдә тоткарлыклар юк, квитанция кәгазьләре килүен көтеп тә торасы түгел, барлык түләүләрне өйдәге компьютер, кәрәзле телефон аша түләргә мөмкин.

Утырышта коммуналь хезмәт күрсәтүгә бурычы җыелган һәр кеше белән аерым сөйләшү булды, бурыч җыелу сәбәпләре ачыкланды. Җыелган сумманы түләү мөмкинлекләре каралды.

БУ МӨҺИМ: Коммуналь хезмәтләргә айлык түләүләргә субсидия алучы замандашлар! Сезнең белән әлеге өлкәгә кагылышлы яңалык, алхәбәр белән дә урталашабыз.

Россиядә бурычы җыелган аз керемле гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү өчен субсидия бирергә тәкъдим иттеләр. РФ Иҗтимагый палатасы һәм «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы шундый инициатива белән чыкты һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шул хакта хат юллады. Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләренә ике айлык бурычлары җыелган очракта гражданнар субсидия алудан туктый. «Бурычы булган гражданнар өчен субсидия бирүне туктату йомык боҗра хасил булуга китерә», - дип белдерде әлеге инициативаның авторы — РФ Иҗтимагый палатасының ТКХ, төзелеш һәм юллар комиссиясе башлыгы, «ЖКХ-Контроль» коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры җитәкчесе Светлана Разворотнева. Аның сүзләренчә, гражданин бурычы булган очракта субсидия ала алмый һәм аңа субсидия түләнмәгәнлектән, ул әҗәтен капларлык хәлдә түгел. Моннан тыш, документ авторлары ярдәм алу хокукын билгели торган гаилә керемен бәяләү алымын үзгәртергә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International