Бүген Киров авылы халык театры Актаныш тамашачысына танылган прозаик Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтовның "Җанкисәк" әсәре буенча әзерләнгән спектакль алып килде. Кировлыларның әлеге драмасын райондашларыбыз тансык күчтәнәч итеп кабул итте. Сагынылган Киров халык театры - бу кичтә залда бер генә буш урын да юк иде. Пәрдә ачылганчы тамашачы драманың ниндирәк булачагын юрап утырды. Шунысы бәхәссез - халык кировлылардан бу юлы да могҗиза көтте. Көтте һәм ялгышмады....
"Җанкисәк" драмасының төп идеясе - хатын-кыз бәхете. Киров халык театры әлеге драманы тамашачы күңеленә бөтен нечкәлекләре белән илтеп җиткерә алды. Быел да халык кировлыларның театр әсәрен алкышларга күмде. Тамашачы басып кул чапты. Моннан да югарырак бәя була аламы?