ЯНГЫННАР САГАЙТА: 4 көн эчендә Актаныш районында 3 янгын теркәлгән

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге  хезмәткәрләре райондашларыбыздан  уяулык  һәм игътибарны арттыруны сорый. Янгыннар буенча соңгы көннәрдәге статистика сагаерга мәҗбүр итә: дүрт көн эчендә Актаныш районы җирлекләрендә өч янгын теркәлгән.

12 март көнне янгыннан  “Наратлы” җәмгыяте фермасындагы  каравыл бүлмәсе зыян күрсә, 14 март көнне Әҗәкүл авылында шәхси йорт яраксыз хәлгә килә, бүген иртән исә Буаз-Күл авылында мунча яна. Янгыннарның сәбәпләрен ачыклау юнәлешендә тикшерү эшләре дәвам итә.

Килеп чыккан янгыннарның сәбәбе – нигездә кеше факторы, йортларда һәм каралты-кура корылмаларында янгын куркынычсызлыгын тиешенчә үтәмәү.

Янгыннарның сәбәбе булып электр челтәрендә кыска ялганыш тора. Бер электр розеткасына берничә электр приборы тоташтыру, электр челтәренә артык көчәнеш ясау, электр чыбыкларының изоляциясенә зыян килү - болар барысы да янгын чыгу куркынычы тудыра. Электр чыбыгы вакыт узу белән кибә һәм ярыла башлый, ә бу үз чиратында кыска ялганыш барлыкка килүгә китерә. Шуңа күрә электр чыбык­ларын вакытында алмаштырып торырга кирәк. Электр чыбыкларын монтажлау эшләрен бары тик белгечләргә генә башкарырга киңәш ителә. Электр чыбыкларына дым эләкмәсен өчен, яки башка төрле зыян килмәсен өчен чыбык каналларга, гофрага урнаштырылган булырга тиеш.

Йортта килеп чыккан электр чыбыкларының төзексезлеген яки кыска ялганыш барлыкка килүен кисәтүче билгеләр: электр розеткаларының, вилкаларның җылынуы, кызган резина исе, корым эзләре барлыкка килү. Бу билгеләр барлыкка килү белән тиз арада электр энергиясен өзәргә һәм кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк. Исегездә тотыгыз, электр көчәнеше булган приборларны су сибеп сүндерергә ярамый! Бинаны тулысынча электр энергиясеннән өзеп кенә, янгынны сүндерү эшләре алып барылырга тиеш.Үз вакытында электр чыбыкларын алыштырырга онытмагыз һәм бары тик төзек электр приборлары белән генә кулланыгыз!

Йортларда һәм мунчаларда янгыннар шулай ук җылыту мичләре һәм төтен юлларының дөрес урнаш­тырылмавыннан да килеп чыга. Металл, асбест торбалар һәм сэндвич торбалар куркыныч. Янгыннарны булдырмау өчен төтен чыга торган металл торбаларны кирпеч белән тышларга кирәк, чөнки еш кына торбаларның кызуы түшәм япмалары, түбәләрнең янып китүенә китерә.


Мунчадагы янгыннар шулай ук җылыту мичләренең  артык кызуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кешеләр мунчаны тизрәк өлгертергә теләп, мичкә күп итеп утын тутырып ягалар  - саклык кагыйдәләре онытыла.


Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китерә. Үз куркынычсызлыгыгыз өчен янгын сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре сатып алыгыз, алар сезгә вакытында янгын турында хәбәр итәчәкләр, ә ут сүндергеч ярдәмендә Сез башлангыч стадиядә янгынны сүндерә алачаксыз.


Янгын вакытында «01», «101», «112» номерларына шалтыратыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International