Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры халыкны тагын шаккаттырды

2021 елның 13 марты, шимбә

Актаныш халык театры нигезендә оештырылган Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры 2020 елда тамашачыны “Өйләнәм! Бетте, китте” комедиясе белән таң калдырган булса, быел алар район сәхнәсенә Равил Сабырның “Син генә җитмәгән идең” комедиясен алып менде... һәм тагын халыкны шаккаттырды. Моны күрергә кирәк иде,замандашлар! Казанның сәхнә артистларыннан ким уйнамаган үзебезнең райондашларыбызның осталыгына карап, тел шартлатып утырды тамашачы. Афәрин, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International