Бүген, шимбә көн булуга карамастан, Актанышта җанлылык иртәннән үк сизелеп торды. "Бүләк" чаңгы трассасы янында машиналарның күп булуы да бу шимбәнең күпләр өчен ял көне түгеллегенә ишарә ясагандыр, мөгаен.
Нинди чара булган дип баш ватасызмы? Бүген Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы гөрләде. Актаныш районындагы оешма-учреждение, предприятие башлыклары, җирлек җитәкчеләре барысы да диярлек ярышка "кузгатылган" иде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов бу нисбәттән үз фикерен дә белдерде. "Җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтми торып, аларның хезмәткәрләрендә спортка кызыксыну уятып булмый!" - диде ул. Шәп фикер, дөрес фикер! Җиңү тәмен дә, җиңелү ачысын да бүген үз җилкәләрендә татыган җитәкчеләр алга таба инде спортка бөтен коллективлары белән ныклап тартылырлар дигән өмет бар.
Билгеле, җитәкчеләр арасында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр дә җитәрлек. Бүген андыйларга ярыш төрләре бик җиңел бирелде. Андыйлар башкаларны сынады, әмма үзләре сынатмады!
Бүгенге спартакиада чаңгы ярышыннан башланып китте. Хатын-кыз җитәкчеләр дә, ир-атлар да, яшь үзенчәлекләре буенча ике төркемгә бүленеп, “Бүләк” чаңгы трассасында ярышты.
Спартакиадада катнашучы җитәкчелек составы йөзү осталыгын да күрсәтте. Озынлыгы 25 метр булган бассейнны гүзәл затларыбыз бер якка йөзеп чыкса, ир-егетләр аны 50 метр итеп иңләде.