"XXI гасыр Кулибиннары - 2021" яшь уйлап табучыларның проект эшләре белән Энгель Фәттахов танышты

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Техник иҗат белән шөгыльләнүче укучыларыбыз "XXI гасыр Кулибиннары - 2021" яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасының район этабында үз проектларын  Балалар иҗат үзәгендәге күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларыбызның уникаль проектлары белән танышты, укытучы-остазлар, укучылар белән шәхсән аралашты. Күргәзмәдәге эшләр белән танышканнан соң, Энгель Нәвап улы проектлар үсеше өчен мәктәпләрдә тудырылган мөмкинлекләр хакында технология укытучылары белән фикер алышты. Балаларның әлеге юнәлештә сәләтләрен үстерүдә районнан да финанс ярдәме булачагын ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International