Татарстанда «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы старт алды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

15нче марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.


Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота.


Аның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притон урыннарын ачыклау тора.


Хөрмәтле райондашлар, әгәр сездә мондый төр мәгълүмат булса, Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлегенә (3-04-02) хәбәр итүегез сорала. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмачак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми - хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International