Очрашуда һәр проект буенча фикер алышу булды. Районда үз эшчәнлекләрен башлап, бизнес мәйданчыкларын ачу һәм старт алу өчен нинди форматта эшләү отышлы булачак? 51 проект арасыннан сайлап алынган 13 проектның һәр аспекты шул рәвешле яклау узды. Район халкының һәм Актанышка килгән кунакларның ихтыяҗларын, сорауларын өйрәнеп эшләнгән әлеге проект эшләре.
АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ ЯСАЛДЫ: "Нур" хуҗалыгында үрнәк техника карау узды(+ВИДЕО)
18 марттан Актаныш районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, автомобильләргә һәм тагылма җайланмаларга техник карау үткәрелә башлаячак. Техник карауларның тәүгесе исә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә, бүген “Нур” ҖЧҖтә гамәлләштерелде.
.jpg)
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбе көнне-18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.
Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.
Нәселле терлек турында мәгълүмат:Татарстан тибындагы холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында квартал саен мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.
Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40% күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен - 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый. Тулырак мәгълүматны шулай ук Нәсел идарәсе сайтында яки8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин. Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә - 60% каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора.
Быел геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү тәртибе үзгәрде. Төп үзгәрешләр:
Лицензияләнергә тиешле геодезия һәм картографик эшләр исемлеге, шулай ук лицензия алырга теләүченең (лицензиатның) кирәкле белгечлекләре исемлеге билгеләнгән. Моннан тыш, геодезия һәм картографик эшләр башкаруга лицензия алырга теләүчегә (лицензиатка) карата куела торган лицензия таләпләре билгеләнде.
Конкрет лицензия турында мәгълүмат бирү вакыты кыскартылды - 5 көннән 3 көнгә кадәр.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 18 нче мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр» нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш районындагы мәдәни чараларның башлангычы булып гыйнвар-март айларында авыл мәдәният йортлары, авыл клубларының драма коллективлары смотры узды. Театр айлыгында 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Авыл сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә 340 үзешчән артист уйнады. 3 коллектив балалар өчен спектакль куйды. Халык театры исемен йөртүче коллективлар- Иске Богады, Иске Байсар, Пучы, Иске Кормаш, Киров, Иске Сәфәр халык театрлары ай дәвамында район мәдәният йортында спектакльләрен күрсәттеләр. Быел Күҗәкә драма коллективы да Халык театры исеменә дәгъва кылып, район тамашачысы каршында чыгыш ясап имтихан тотты.
12-14 март көннәрендә Казанда узган билбау көрәшендә Актаныш көрәшчеләре җиңү яулады.
Россия беренчелегендә Заһид Шәйхәйдәров чемпион калды.
Илназ Шәмсиев икенче урын яулады.
Тренерлары Раил Сираев, Илфир Әнвәров.
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ТАТАРСТАН ЧЕМПИОННАРЫ- "ЛАЧЫН" ХОККЕЙ КОМАНДАСЫН ТАНТАНАЛЫ КАБУЛ ИТТЕ(+ВИДЕО)