18 марттан Актаныш районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, автомобильләргә һәм тагылма җайланмаларга техник карау үткәрелә башлаячак. Техник карауларның тәүгесе исә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә, бүген “Нур” ҖЧҖтә гамәлләштерелде. Күрсәтмә характерда оештырылучы мондый төр чараның “Нур” хуҗалыгында үтүе юктан түгел, билгеле.
Соңгы ике елда җәмгыять техник базасын ныгыту юнәлешендә саллы адым ясады: басу техникасы белән беррәттән тагылма, печән эзерләү, ферма, амбар техникаларын да яңартуга иреште ул. Шуңа күрә дә бүгенге чарада катнашкан инженер-техник хезмәткәрләргә үрнәк итеп куярлык, өлге итеп файдаланырлык күрсәтмәлекләр җитәрлек иде. Бу – техник карау үткәрүнең беренче мактанырлык сәбәбе булса, икенче сәбәп, кызганычка каршы, күпкә җитди.
Узган ел Актаныш районында “Нур” җәмгыяте техникасы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, бер кешенең гомере өзелде. Хәзер “Нур” бу нисбәттән үкенечле тәҗрибәгә ия. Сүз дә юк, юлда теркәлгән әлеге бәхетсезлек очрагы һәр хуҗалык өчен җитди кисәтү булып тора, җаваплылыкны арттырырга кирәклеген искәртә. Быел районда мондый фаҗигаләргә юл куелырга тиеш түгел – техник карауларның алмаксаты да менә шушы шигарь.
“ Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник караулар да шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат - тракторларны, тагылма коралларны хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү. Тракторларның төзеклеге кемгәдер хисап тоту өчен түгел, үзегез өчен кирәк. Чөнки ел дәвамында аларга хуҗалык эшчеләре үзләре утырып эшләячәк”, - дип, район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов күрсәтмә карауларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Техник караулар үткәрү буенча таләпләрнең елдан-ел катгыйлануын да искәртте Илдус Мәхиян улы.
Быелдан үзгәреш кичергән таләпләр, бу өлкәдәге реформа белән инженерларны “ТАТТЕХКОНТРОЛЬ” җәмгыятенең Актаныш районы буенча экперты Рәшит Хәбиров таныштырды.
Район хуҗалыклары алдына техник каруларны 10 апрельгә кадәр төгәлләү шарты куелды. Караулар алдан расланган график нигезендә тормышка ашырылачаклар. Бүген “Нур” җәмгыятендә исә техник каруларның ничек, ни рәвешле үтәчәге җентекләп аңлатылды. Бер сызыкка тезелгән техниканы тикшерү барышында тракторларның хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүенә аеруча игътибар бирелде. Биредәге техниканың тормоз, руль системасы, яктырткыч ут приборларының, тавыш сигналларының төзеклеге энә күзеннән үткәрелде.
Техниканың дәүләт теркәве узуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булуы да мөһим шартларның берсе. Тәгәрмәчле тракторларның ОСАГО полислары да булырга тиеш.
Бүген тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягьни руль һәм тормоз системалары махсус приборлар ярдәмендә тикшереде. Шулай ук үзйөрешле машинаның хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият бирелде.
- Иң мөһиме - механизаторлар өчен имин эш шартлары булдыру. Һәр эшче инструктаж узарга тиеш. Кеше гомеренең бар нәрсәдән кыйммәт булуын онытмагыз, - дип басым ясады Илдус Хәкимов.
Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә төзекләндерергә кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. “Нур” җәмгыятендә хезмәт куючылар да төзекләндерүне көзге кыр эшләре төгәлләнү белән башлаган. Шуңа күрә хуҗалык техникалары бүгенге техник карауга тулы әзерлек белән чыкты.
Техник карауга биредә ике дистәдән артык үзйөрешле техника куелган. Алар арасында былтыр гына сатып алынган куәтле техника да, тагылма кораллар да бар иде.
“Техниканы яңартмый торып, яхшы эшләп булмый”, – дип исәпли “Нур” хуҗалыгы рәисе Дәниф Харисов. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге көндә җәмгыятьтә техника ремонты, аның сакланышы өчен дә барлык шартлар да тудырылган. Кайчандыр ташландык хәлгә килгән бина бүген техника ремонты өчен файдаланыла. Җылыту системасы, автомат капкалар болар барысы да бинаны кышкы салкыннарда да җылы итеп сакларга мөмкинлек биргән.
“Елдан-ел арта һәм заманлаша барган техниканы иярләү өчен белемле механизаторлар һәм аларга уңайлы эш шартлары тудыру кирәк. Әгәр хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудырылмаса, хезмәтнең нәтиҗәсе юк. Техниканың йөрәге машина-трактор паркында”, - дигән фикерне дә алдынгы карашлы җитәкче әйтте. Хәер, Дәниф Әсрар улының хезмәт кешесенә уңайлы шартлар тудыру юнәлешендәге хәрәкәтен күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Мисалга механизаторларның киенү-чишенү бүлмәсен генә алыйк – җылы, гади, уңайлы.
“Нур”ның алга таба да хезмәткә уңайлы шартлар тудыру буенча планлаштырылган эшләре байтак, быел җәмгыять шуларны тормышка ашырачак.
Күрсәтмә техник карау вакытында район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов авыл хуҗалыгы техникаларының утсүндергеч, медицина ярдәме күрсәтү җыелмасы – аптчека, авария тамгасы белән тәэмин ителгән булырга тиешлеген дә ассызыклады.
Аптечкаларны ел саен яңартып тору таләбе булмаса да, коронавирус аларга да үз үзгәрешләрен керткән. Хәзер яңа төр аптечкаларга битлек һәм перчаткалар да салынган. Механизаторларга әлеге предметларны өстәп кую тәкъдиме җиткерелде.
Яктылык кайтарткыч элементлы эш киемнәре дә бүген куркынычсызлыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйный. “Нур” җәмгыяте хезмәткәрләренең эш киемнәре бу нисбәттән үрнәк итеп күрсәтелде.
Күрсәтсә карауда катнашкан ЮХИДИ вәкиле Ленар Ямалетдинов та авыл хуҗалыгы техникасына куелган таләпләр хакында бәян итте.
Ул инженерлар алдына руль артына утырачак шоферларның мәҗбүри медицина күзәтүе үтүен контрольгә алырга дигән бурыч куйды, шулай ук ул документларның тәртиптә булырга тиешлеген ассызыклады.