Очрашуда һәр проект буенча фикер алышу булды. Районда үз эшчәнлекләрен башлап, бизнес мәйданчыкларын ачу һәм старт алу өчен нинди форматта эшләү отышлы булачак? 51 проект арасыннан сайлап алынган 13 проектның һәр аспекты шул рәвешле яклау узды. Район халкының һәм Актанышка килгән кунакларның ихтыяҗларын, сорауларын өйрәнеп эшләнгән әлеге проект эшләре.
Байсар мәктәбеннән Азалия Әмирова пенопласттан сыннар ясауны районны яшелләндерү өчен тәкъдим итте. Пучы мәктәбеннән Илүзә Нургалиева – үзмәшгуль үзенең “Кенди-бар” эшчәнлеген авыл шартларына яраклаштырып үстерергә ниятли. Ямалы мәктәбеннән Салават Кашапов мунча өчен урман пиннеге әзерләүнең төрле ысулларын тәкъдим итеп, шифалы үзлекләрен дә, керем кертү юлларын да сынап караган, үз сатып алучыларын да булдырган. Актаныш кадет мәктәбе укучысы Ризван Варин Актаныш елгалары буенча сәяхәт-ял “ЯМАЛы” бизнес проектын тәкъдим итә. Актанышның 1 нче мәктәбеннән Рәмис Фазлыев - “Актанышым” мобиль кушымтасын, Актанышның 2 нче мәктәбеннән Әмирхан Шәйхразыев агачтан балалар уенчыклары ясауны тормышка ашырган. Актаныш гимназиясеннән дә бәйгегә бик күп проект эшләре тәкъдим ителгән. Айнур Габдрахманов каен тузыннан сувенирлар эшләүне җайга салган. Әмир Харисов үзенең цифрлы бизнесын эшмәкәрләр өчен тәкъдим итә. Урал Нургалиев VR-турлар үткәрүне дә отышлы, заманча бизнес буларак күзаллый. Актаныш технологик техникумы укучылары да киләчәктә үзләрен бизнес өлкәсендә сынап карарга планлаштыра. Булат Авсахов, тегү цехы ачып, балалар өчен эш һәм милли бизәкле киемнәр тегү бизнесын отышлы күрә. Разил Галиев һәм Айдар Бәхтиев - балыкчылар өчен кунакханә, Ләйлә Вәлиева хәләл табын хезмәте ачарга ниятли.