Татар халкында гомер-гомергә әти кешенең роле беренче куела. Әти сүзе, әти хакы, ата нәсыйхәте- гаиләне саклучы да, яклаучы да. Актаныш районында Әтиләр Советы оештыруның максаты- балалар тәрбияләүдә әтиләрнең, дәү әти, бабыкайларның ролен үстерү, төгәлрәк әйткәндә, бала белән әтине бер-берсенә якынайту. Бүген Иске Байсар авылында Әтиләр Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның катнашуы, тәрбия юнәлешендә әйткән фикерләре, күтәргән мәсьәләләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Утырыш эшенә кадәр Иске Байсар мәктәбе укучылары кунакларны милли ризыклар ипи-тоз, чәк-чәк белән каршыладылар, авыл шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Тармакланып киткән нәсел агачында Җәлил хәзрәт таныш исем- Карабәк исемен табып алды- баксаң, Карабәк аның шәҗәрәсендә зур урын алып тора икән, шулай итеп Балтач районының Бөрбаш авылы белән Актаныш районының Иске Байсар авылын уртак бабайлар берләштерә.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 19 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.
Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Бозлавыкта:
Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.
Машина йөртүчеләргә:
Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген Иске Байсар җирлегендә әтиләр Советы утырышы узды. Аның эшендә ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкама комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин катнашты.
.jpg)
Киңәшмә эшенә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итте.
Район үзәк хастаханәсеннән Илүсә Шәйхразыева авыл фельдшерлары белән эшчәнлек турында сөйләде. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова җирлек тормышы, халык яшәеше, проблемалар хакында тулы мәгълүмат бирде.
Авыл җирлекләре башлыклары Яңа Әлем авыл җирлеге фельдшеры Рәзинә Әхмәтгалиева, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитовның да чыгышларын тыңлады.
Бу көннәрдә Актаныш технология техникумы үз студентлары арасында һөнәр осталарын барлый. Уку йорты кысаларында оештырылып, “Үз эшенең остасы” исеме астында үтүче бәйге нәкъ максатны күздә тота.
.jpg)
Конкурс «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында узачак.
Мерәс авылында яшәүче Рания Фәрдиева#ЧеловекТруда авыл өлкәннәренең яклаучысы да, саклаучысы да. Урамнарны кар-бураннар басып киткәндә дә көн саен үзе карый торган әби-бабайларның хәлләрен белә, сәламәтлекләрен кайгырта, өйләрен тәртиптә тота. Карын да көрәп куя, кирәк булса мунчасын да ягып кертә. Социаль хезмәткәр булып 2014 нче елдан бирле эшли Рания. Мерәс авылында алты, Шәрип авылында бер өлкәнгә социаль ярдәм күрсәтә.
- Баштарак эшләп китү авыррак булды, соңрак ияләштем. Хәзер инде әби-бабайлар үз әти-әнием кебек якын,-ди үз эшен яратып башкаручы ханым.
БЕЗНЕҢ БРИФИНГТА: Актаныш районы мәгариф системасы белән югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек(+ВИДЕО)
РТРС филиалы объектларында планлы эшләр үткәрү турында.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында министрлыкның рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә хәбәр итә.