Киңәшмә эшенә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итте.
Район үзәк хастаханәсеннән Илүсә Шәйхразыева авыл фельдшерлары белән эшчәнлек турында сөйләде. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова җирлек тормышы, халык яшәеше, проблемалар хакында тулы мәгълүмат бирде.
Авыл җирлекләре башлыклары Яңа Әлем авыл җирлеге фельдшеры Рәзинә Әхмәтгалиева, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитовның да чыгышларын тыңлады.