Татарстанның 60 меңгә якын пенсионеры авыл җирлегендә озак еллар хезмәт стажы өчен пенсиягә өстәмә ала.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады. Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Әгәр сезнең гаиләгезнең җан башына уртача кереме халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән кушымта белән билгеләнгән дәрәҗәсеннән түбәнрәк булса, сез социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.02.20021 ел, № 69 карары белән расланган яшәү минимумы күләме 2021 елга эшкә яраклы халык өчен – 10 622 сум, пенсионерлар өчен – 8 423 сум, балалар өчен-9 995 сум тәшкил итә.
Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү хокукына халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гражданнар ия.
Әгәр сезнең гаиләгезнең җан башына уртача кереме халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән кушымта белән билгеләнгән дәрәҗәсеннән түбәнрәк булса, сез социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте искә төшерә.
2021 елның 2 апрелендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты “Кайнар элемтә” үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре булачак хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук чакырылышка кагылышлы сорауларыгызны да җибәрә аласыз.
WhatsApp ка язу өчен телефон +7 (939) 345-37-50.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
17 март көнне Яңа Әлем җирлегендә җирлек башлыклары, фельдшерлар, полиция һәм МЧС вәкилләре катнашында утырыш үтте. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә үткән чарада җирлекләрдә яшәп килгән проблемалар каралды, аларны чишү юллары эзләнде.
.jpg)
Беренче электрон профсоюз билетларын бүген актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре алды. Пластик карта рәвешендәге профсоюз билетлары беренчеләрдән булып кадет интернат-мәктәбе коллективына тапшырылды. Районда Гомумроссия белем бирү профсоюзының 1400дән артык әгъзасы бар, алар барысы да якын арада яңа һөнәри билетлар алачак.
.jpg)