ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре хәрби хезмәт турында "Кайнар элемтә" аша тулы мәгълүмат бирәчәк. Шулай ук гражданнарга армия белән бәйле бәхәсле хәлләр аңлатылачак.
"Кайнар линия" телефоны: (843)236-00-71

Сез шулай ук WHATSAPPтагы +7(939)-345-37-50 телефон номеры буенча үз сорауларыгызны юллап җавап таба алачаксыз.

20 март көнне Актанышта арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз, волейбол буенча сигез тапкыр ТРсы Чемпионы булып танылган Рушат Рәдиф улы Гильмуллин истәлегенә ир-егетләр арасында беренче ачык волейбол турниры үтте.

Район буенча булдырылган график нигезендә 19 март көнне „Чишмә” җәмгыяте үз техникасын карау мәйданчыгына бастырды. Трактор һәм прицепларның әзерлеген район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов югары бәяләде.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар!

Торак- коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Сезгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтегезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр, учреждениеләр, сырхауханә һәм башка оешмаларның тормышына йогынты ясый.

Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне ихластан төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме - Нәүрүз белән тәбрик итәм.

     Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Яңа елны- Нәүрүз бәйрәмен каршы алды. Төрки халыклар өчен Нәүрүз иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ата-бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа ел башлануны язның көн белән төн тигезләшкән вакытыннан исәпләгәннәр. Ул, гадәттә, 21 мартка туры килә.
      Уку елының иң озын чиреге-өченче чирек тәмамланган көн укучыларга болай да бәйрәм, ә гимназия коллективы аны гаилә бәйрәменә әверелдерде. Укытучылар, укучылар, ата-аналар гимназиянең “Бүләк” базасы мәйданына олы түгәрәк ясап җыйналды.


19
март, 2021 ел
җомга

Дәүләт Думасы табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән уңыш югалган очракта аграрийларга иминият түләүләренә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Закон проектын үтәү йөзеннән булдырыла торган иминият системасы Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен якларга тиеш һәм гадәттән тыш хәлләрдә аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатында закон нигезендә беркетелгән булырга тиеш. Без бу системаның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә финанс йөкләнеше  булмавын телибез".

2021 елның беренче ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан өлешләп катнашу буенча 3 350 дән артык килешү теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 70% ка диярлек күбрәк: 2020 елда шул ук вакыт эчендә 1 987 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта быел эскро-счетларны кулланып өлешләп катнашу килешүләренең саны 3,5 тапкырга – 608дән 2 126 га кадәр арткан.

Дәүләт Думасы беренче укылышта Россия авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек брендын булдыруның хокукый нигезләрен билгеләүче закон проектларын кабул итте.

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина РФ Икътисадый үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International