20 март көнне Актанышта арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз, волейбол буенча сигез тапкыр ТРсы Чемпионы булып танылган Рушат Рәдиф улы Гильмуллин истәлегенә ир-егетләр арасында беренче ачык волейбол турниры үтте.
Райондашларыбыз шул рәвешле районның волейбол тарихында җуелмас эз калдырган егетнең исемен мәңгеләштерергә карар кылды.
Рушат Рәдиф улы истәлегенә гамәлләштерелгән турнирда Актаныш, Азнакай, Бакалы командалары катнашты.
Волейбол турнирында катнашкан, уеннарны тамаша кылырга килгән һәркемне Рушатның баннер итеп ясалган зур фотосурәте каршы алды. ТР Чемпионының кабатланмас елмаюы җиңүче командалар өчен әзерләнгән медальләрдә дә чагылыш тапкан иде.
“Иртәләде, иртә китте! Бүгенге уен Рушат Рәдиф улының рухына дога булып барып ирешсен. Очрашу, кызганычка каршы, сөенечле уңайдан түгел. Җиңү өчен уйнамыйбыз, иптәшебезгә хөрмәт билгесе ул бүгенге очрашу!”, - дип, турнирда катнашучылар чараны Рушат Гилмуллинның рухына игълан ителгән бер минут тынлык белән башлап җибәрде.
Рушат Рәдиф улы Гилмуллин истәлегенә оештырылган волейбол турнирын аның әтисе Рәдиф ага да күзәтте. Туганнары, якыннары белән бергәләп килгән иде ул “Батыр” спорт комплексына.
Рәдиф Гатаулла улына 75 яшь. Гилмуллиннар гаиләсе ике ул,бер кызга гомер бүләк иткән. Бүгенге көндә Нурания апа белән Рәдиф ага дүрт онык, бер оныкчык сөяләр.