2021 елның беренче ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан өлешләп катнашу буенча 3 350 дән артык килешү теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 70% ка диярлек күбрәк: 2020 елда шул ук вакыт эчендә 1 987 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта быел эскро-счетларны кулланып өлешләп катнашу килешүләренең саны 3,5 тапкырга – 608дән 2 126 га кадәр арткан.