Дәүләт Думасы табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән уңыш югалган очракта аграрийларга иминият түләүләренә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Закон проектын үтәү йөзеннән булдырыла торган иминият системасы Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен якларга тиеш һәм гадәттән тыш хәлләрдә аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатында закон нигезендә беркетелгән булырга тиеш. Без бу системаның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә финанс йөкләнеше булмавын телибез".