ХУҖАЛЫКЛАРДА ТЕХНИК КАРАУЛАР ДӘВАМ ИТӘ: “Чишмә” җәмгыятенең әзерлеге 100 процент

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бик тиздән язгы кыр эшләре башланачак, димәк хуҗалыкларның машина-трактор паркларыннан, гаражлардан авыл хуҗалыгы техникасы кырга кузгалачак. Эшләрнең көйле баруы беренче чиратта техниканың төзеклегенә бәйле. Шуны истә тотып, яз айларында район җәмгыятьләрендә техник караулар уза.

Машиналардан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен иң ышанычлы гарантия - техниканың төзек һәм еллык техник карау узган булуы.

Район буенча булдырылган график нигезендә 19 март көнне „Чишмә” җәмгыяте үз техникасын карау мәйданчыгына бастырды. Трактор һәм прицепларның әзерлеген район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов югары бәяләде.

“Чишмә хуҗалыгы бүгенге техник карауга 21 трактор һәм 11 прицеп чыгарды. Барлык машиналар да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Тракторлар, арбалар ремонтланган, буялган, тәртипкә китерелгән. Механизаторларның таныклыклары бар. Безнең тарафтан җәмгыятькә дәгъва юк. “ Чишмә” хуҗалыгында техника язгы кыр эшләренә әзер. Районда исә техник карау график нигезендә дәвам итәчәк. Иртәгә “Ташкын” хуҗалыгының әзерлегенә бәя бирәчәкбез”, - диде Илдус Мәхиян улы.


“Чишмә” җәмгыятендә техниканы, прицепларны ремонтлау көздән үк төгәлләнгән. Яңа елга кадәр тракторлар да төзекләндерү үткән.

“Техникага гына түгел, иң әүвәл хезмәт кешесенә игътибар булырга тиеш. Уңайлы эш шартлары булдырырга кирәк”, -дип, җәмгыять җитәкчесе Рафик Сәхәбетдинов хуҗалыкта бу юнәлештә башкарылган эшләргә тукталды, - “бездә эш ел әйләнәсе дәвам итә. Ремонт мәсьәләсендә тоткарлыклар булмады, чөнки техника төзекләндерү өчен җылы гаражыбыз бар, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган”.

Хуҗалык үз хезмәтчәннәрен җәмгыять исеме язылган, яктылык кайтарткыч элементлары булган махсус эш киемнәре белән дә тәэмин итеп тора.

“Язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керергә исәп тотабыз. Иң мөһиме, фаҗигаләр килеп чыкмасын, механизаторларыбыз сау-сәламәт булсын”, - дигән теләген җиткерде Рафик Вәгыйз улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International