Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Яңа елны- Нәүрүз бәйрәмен каршы алды. Төрки халыклар өчен Нәүрүз иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ата-бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа ел башлануны язның көн белән төн тигезләшкән вакытыннан исәпләгәннәр. Ул, гадәттә, 21 мартка туры килә.
Уку елының иң озын чиреге-өченче чирек тәмамланган көн укучыларга болай да бәйрәм, ә гимназия коллективы аны гаилә бәйрәменә әверелдерде. Укытучылар, укучылар, ата-аналар гимназиянең “Бүләк” базасы мәйданына олы түгәрәк ясап җыйналды.
Укучылар әти-әниләргә Нәүрүз бәйрәменең мәгънәсен аңлатып театральләштерелгән бәйрәм тамашасын күрсәтте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бил алышты, нәтиҗәдә Кыш бабай җиңелергә мәҗбүр булды. Балалар икенче елга кадәр дип аның белән саубуллашты. Тамашаны 7б сыйныфы әзерләгән иде, аларга 7а һәм 5а һәм 5б сыйныфлары да ярдәмгә килгән.
Гимназия директоры Венера Хәева “Төрки халыкларда Яңа ел 21 марттан башлана. Авыр сырхаулар иске елда калсын, 31 март көнне укырга килгәндә, укучылар, сез, бер елга үсеп, көч җыеп, яңа ачышлар ясарга омтылып килерсез дип ышанам. Әти-әниләргә теләгем- балаларыгызны яратып, аларның зур максатларын тормышка ашырырга ярдәм итеп, гимназия белән бергә, бер адымда атласагыз иде дип телим. Бүген өченче чирек тәмамланды, сезнең өйләргә ударниклар, отличниклар кайтырлар, нинди билгегә генә укысалар да, балаларыбыз, иң беренче чиратта, кеше булсыннар!”-диде бәйрәм белән котлап.
Бәйрәм мәйданы һәркемгә ачык: укучылар иң матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Әти-әниләр белән берлектә балалар татар халкының яраткан уеннары- капкалы, чүлмәк вату белән беррәттән хоккей таягын тотып алка йөртү, парыңны тюбингка утыртып узышу, полиэтилэн капчык эченнән шуышып чыгу кебек парлы, командалы заманча уеннарда көч сынашты. Укытучылар да ярышлардан читтә калмады, директордан башлап тәрбиячеләргә кадәр төрле бәйгеләрдә катнашты.
Нәүрүз бәйрәме сый-нигъмәтсез, күчтәнәчсез буламы соң? Гимназиянең аш-су осталары кунакларны тәмле коймак белән сыйлады. Ата-аналар арасыннан шәхси эшмәкәр Рузалия Гәрәева олы казан белән пылау пешертте. Һәр сыйныфның әниләре чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, кош теле һәм башка милли ризыклар тулы табын әзерләде. Әтиләр күмер салып самавыр кайнатты, учак өстендә шашлык-купаты кыздырды.
Гимназиябез Яңа елга яңа уңышлар, яңа максатлар белән керә. Барыбызның да өметләр аклансын, барыр юллар уң булсын!