"Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар!
Торак- коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Сезгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтегезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр, учреждениеләр, сырхауханә һәм башка оешмаларның тормышына йогынты ясый.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.
Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын. Бәйрәмегез күңелле үтсен!"