Актаныш районы Әтиләр Советы утырышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты(+ВИДЕО)

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

            Татар халкында гомер-гомергә әти кешенең роле беренче куела. Әти сүзе, әти хакы, ата нәсыйхәте- гаиләне саклучы да, яклаучы да. Актаныш районында Әтиләр Советы оештыруның максаты- балалар тәрбияләүдә әтиләрнең, дәү әти, бабыкайларның ролен үстерү, төгәлрәк әйткәндә, бала белән әтине бер-берсенә якынайту. Бүген Иске Байсар авылында Әтиләр Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның катнашуы, тәрбия юнәлешендә әйткән фикерләре, күтәргән мәсьәләләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Утырыш эшенә кадәр Иске Байсар мәктәбе укучылары  кунакларны милли ризыклар ипи-тоз, чәк-чәк белән каршыладылар, авыл шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Тармакланып киткән нәсел агачында Җәлил хәзрәт таныш исем-Карабәк исемен табып алды- баксаң, Карабәк аның шәҗәрәсендә зур урын алып тора икән, шулай итеп Балтач районының Бөрбаш авылы белән Актаныш районының Иске Байсар авылын уртак бабайлар берләштерә.

             Әтиләр Советы утырышын район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова башлап җибәрде. Раниза Митьян кызы мәктәп коллективларындагы укытучыларның зур күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүен, уку-укыту, тәрбия эшчәнлегенә ир-ат педагогларга ихтыяҗ зур булуын әйтте. Өстәвенә, әтиләрнең, эш-бизнес белән мавыгып, гаиләгә, бала тәрбияләүгә вакытлары калмый. Бала тәрбияләү мәктәптә дә, гаиләдә дә тулысынча хатын-кыз җилкәсенә өелә.  Киләчәк кешесен тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән, әти-әни җылысыннан башлануын искә төшерде әлеге очрашу.

               Иске Байсар мәктәбенең Әтиләр Советы рәисе Ришат Мөниров әтиләрнең үзара аңлашып,килешеп планлы эш алып барулары турында таныштырды. Матур эшләр, күркәм гамәлләр презентациядәге фоторәсемнәрдә дә ачык чагылды. Иске Байсар әтиләре авылдагы хоккей тартмачыгын бергәләп ясаганнар, балаларны биергә өйрәтү өчен бию укытучысын башка авылдан алып килүне оештырганнар, әниләре кинәт вафат булган гаиләне дә игътибар үзәгенә алып, гаилә башлыгына, балаларга терәк булганнар.

                 Әтиләр Советында катнашкан Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Харис Камалиев гаиләдә тәртип һәм балалар уңышлы кешеләр булсын өчен хезмәт тәрбиясе һәм ислам диненә таяну кирәклегенә басым ясады.

                Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Актанышта еш булмаса да, ел саен килеп халык белән очрашып, мәгънәле вәгазьләре белән күңелләребезне тәрбияләп, сафландырып китә иде.

          Бу юлы Җәлил хәзрәтАктанышка  Чуракай авылыннан Назыйм Шәехов чакыруы буенча килде. Җәлил хәзрәт Фазлыев эшлекле сәфәр барышында Чуракай авылында көндез мәктәп укучылары, ә кичен авыл халкы белән очрашты.

             Эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның районның Әтиләр Советы эшендә катнашуы, аның фикерләре, тәрбия буенча күтәрелгән мәсьәләләре у әтиләрне, мәктәп директорларын, авыл җирлеге башлыкларын уйланырга мәҗбүр итте. Җәлил хәзрәт  фикеренчә, кешенең иң яхшы һөнәре-  яхшы ата-ана булу. Әгәр гаиләдә балага төпле тәрбия бирелә икән, җәмгыятьтә рухи һәм физик гарипләр, начар юлга басучылар, ямьсез күренешләр дә булмас.

              Районның Әтиләр Советын Иске Байсар һәм Чуракай мәктәпләренең директоры Рамил Сәләхов җитәкли. Соңгы елларда Советның эшчәнлеге пандемия сәбәпле сүлпәнләнгән иде. Әлеге утырыштан соң барлык мәктәпләрнең әтиләре берләшеп, киңәшләшеп, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, укыту-тәрбия эшчәнлегендә актив катнашырлар дигән ышанычта Рамил Җәмигънур улы. Әтиләр советы утырышы ай саен оештырылачак, алдагы айда Яңа Әлем авылының әтиләре тәҗрибәсе өйрәнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International