БӨТЕНДӨНЬЯ СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КӨНЕ БЕЛӘН, ХӨРМӘТЛЕ ШӘФКАТЬ ИЯЛӘРЕ!(+ВИДЕО)

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

          Мерәс авылында яшәүче Рания Фәрдиева#ЧеловекТруда авыл өлкәннәренең яклаучысы да, саклаучысы да. Урамнарны кар-бураннар басып киткәндә дә көн саен үзе карый торган әби-бабайларның хәлләрен белә, сәламәтлекләрен кайгырта, өйләрен тәртиптә тота. Карын да көрәп куя, кирәк булса мунчасын да ягып кертә. Социаль хезмәткәр булып 2014 нче елдан бирле эшли Рания. Мерәс авылында алты, Шәрип авылында бер өлкәнгә социаль ярдәм күрсәтә.

- Баштарак эшләп китү авыррак булды, соңрак ияләштем. Хәзер инде әби-бабайлар үз әти-әнием кебек якын,-ди үз эшен яратып башкаручы ханым.

 83 яшьлек Рәзинә Акмалова да соңгы биш елда Рания ханым карамагында. Бу вакыт эчендә әби белән яшь ханым тәмам дуслашып, якынаеп беткәннәр.

-Бар эшне дә эшли Рания. Актанышка бару безнең хәлдән килми хәзер. Бөтен даруларны Рания алып кайтып бирә. Соңгы килүендә бик күп итеп токмач кисте. Идәннәремне суырта, кар көри. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Ире белән тигез яшәсен, сау-сәламәт булсыннар,-ди Рәзинә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International