“ӘТИ СҮЗЕ”: Бүген Актаныш районында әтиләр Советы утырышы үтте

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

2008 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев инициативасы белән әтиләрнең бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү максатында республикада Әтиләр Советы оештырылган иде. Әмма, ни кызганыч, ул чакта бу бик тә кирәкле эш әллә ни колач җәя алмады, кәгазьдә генә калды. 2016 елда Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов урыннарда Әтиләр советы эшен яңарту, киң җәелдерү бурычын куйды.



Актаныш районында да Әтиләр советы оешты. Советның рәисе - Чуракай һәм Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов.



Бүген Иске Байсар җирлегендә әтиләрнең Советының  утырышы узды. Аның эшендә ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкама комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин катнашты.



"Әти сүзе" шигаре астында үткән чарага мәктәпләрдәге Әтиләр Советы җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, хуҗалык җитәкчеләре чакырулы иде.

Утырышта катнашкан Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Харис Камалиевны Иске Байсар мәктәбе укучылары мәдәният йорты фойесыннан ук каршы алды. Туган телгә, ана теленә багышланган чыгышлар белән бергә Казан делегациясенә ипи-тоз, чәкчәк тәкъдим ителде.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевта Байсар авылының шәҗәрәсе зур кызыксыну уятты.


2002 елда үз туган авылының тулы шәҗәрәсен төзегән Җәлил хәзрәт өчен мондый тарихи яркарь зур зур әһәмияткә ия.
“Мәктәпләрдә дә балаларның шәҗәрәләрен сорыйлар. Тарих белән кызыксыну арта. Әти-әнинең бала алдында никахка әзерләү, яхшы нәселдән кеше табып бирү бурычы бар бит. Бала, нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Шул күзлектән караганда да, бу - кирәкле эш. 2002 елда бу өлкәдә эзләнүләр башлаган идем. 5 ел эчендә бөтен авылның шәҗәрәсен эшләп бетердем, альбом кебек ясап, мәчеткә куйдык. 83 хуҗалыкның 17 буыны билгеле, күбесенең 11 буыны мәгълүм. Үзем дә 15 буынымны беләм. Авылдагы 220 хуҗалыкның шәҗәрә агачы китапка төшереп язып куелган. Халыкны кызыксынмый дип әйтмәс идем”, - дип белдерде бу уңайдан Җәлил хәзрәт.

Бүгенге чарада төп игътибар бала тәрбиясенә юнәлтелгән иде. Залга чакырылган мәктәп директорлары, җирлек башлыклары, хуҗалык рәисләре, мәктәпләрдәге әтиләр берләшмәләрен җитәкләүчеләр игътибарына Байсар мәктәбендә уңышлы эшләп килгән әтиләр Советы эшчәнлеге үрнәк буларак тәкъдим ителде. Җәлил хәзрәт Фазлыевның үтемле вәгазен чарада катнашучылар зур игътибар белән тыңлады.

Актаныш районында әтиләр Советы утырышлары даими төс алачак. Совет утырышын ай саен аерым җирлек кабул итәчәк. Районның әтиләр Советы рәисе Рамил Сәлахов билгеләп үткәнчә, Советның махсус символы да булдырылган. Символ ике бала, әти-әнидән торган гаиләне әти каешы өстенә бастырып ясалган. Бу инде һәр гаилә нигезендә тәрбия ята дигән сүзне гәүдәләндерә.


Шулай да бүгенге очрашуда ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев символга үзгәреш кертергә тәкъдим итте. “Гаилә сүзенең русча тәрҗемәсе “семь” саныннан башлана, димәк, гаиләдә җиде кеше – әти-әни һәм биш бала булырга тиеш!” – диде ул.


Сүз уңаеннан, әлеге күчмә символик гаилә әтиләр Советы үтәчәк җирлеккә тапшырылып барачак. Рамил Сәлахов аны бүген Яңа Әлем җирлеге вәкиленә тапшырды – әтиләр Советы әгъзаләре бер айдан шунда очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International