АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫ ЕГЕТЛӘРЕ ОСТАЛЫК БУЕНЧА КӨЧ СЫНАША

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә Актаныш технология техникумы үз студентлары арасында һөнәр осталарын барлый. Уку йорты кысаларында оештырылып,  “Үз эшенең остасы” исеме астында үтүче бәйге нәкъ максатны күздә тота.

Актаныш техникумы мәктәп укучылары арасында “Һөнәри дебют” бәйгесен үткәргәч, студентлар да үз осталыкларын сынап карау теләген белдергән. Әнә шулай студентлар инициативасы  белән тормышка ашкан бәйге ул.

Студентларның теләкләрен искә алып, техникум җитәкчелеге әлеге бәйгене берничә компетенция буенча гамәлгә куйган. Бүген биредә укучы егетләр үз осталыкларын авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау юнәлешендә сыный.

Бәйге өч этапта гамәлләштерелә. Беренче этапта иллегә якын егет катнашкан булса, тест биремнәрен чишкәннән соң, алар арасыннан иң-иңнәр генә сайлап алынган. Икенче этап биремнәрен үтәгәч, өченчесенә нибары өч егет кенә үтәчәк. Алар өчен бәйгенең соңгы биреме – техникумның укыту мәйданчыгында трактор йөртү буенча үз күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Техникум тарихында тәүге тапкыр оештырылучы бәйгедә үз осталыгын тракторчы-машинист һөнрен үзләштерүче өченче курс студенты Рөстәм Маннапов та күрсәтә.

“Мәктәп укучылары катнашкан бәйгене зур кызыксыну белән күзәттек. Студентлар арасында да шушы бәйге игълан ителгәч, катнашып карарга булдым. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит – осталыгыбызны да чарлыйбыз, күнекмәләребезне дә үстерәбез. Киләчәктә сайлаган һөнәремә тугры калу юнәлешендә миңа ныклы этәргеч әлеге бәйге”, - ди кулы һөнәр белгән егет.

“Үз эшенең остасы” бәйгесе бик тиздән җиңүчеләрен билгеләячәк. Әлеге титулга ия булган студентларның исемнәре гомуми бүләкләү тантанасында аталачак. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International