Актанышта театр айлыгын Киров Халык театры "Җанкисәк" спектакле белән йомгаклады (+ВИДЕО)

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш районындагы мәдәни чараларның башлангычы булып гыйнвар-март айларында авыл мәдәният йортлары, авыл клубларының драма коллективлары смотры узды. Театр айлыгында 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Авыл сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә 340 үзешчән артист уйнады. 3 коллектив балалар өчен спектакль куйды. Халык театры исемен йөртүче коллективлар- Иске Богады, Иске Байсар,  Пучы, Иске Кормаш, Киров, Иске Сәфәр халык театрлары ай дәвамында район мәдәният йортында спектакльләрен күрсәттеләр. Быел Күҗәкә драма коллективы да Халык театры исеменә дәгъва кылып, район тамашачысы каршында чыгыш ясап имтихан тотты.

Театр айлыгын Актаныш сәхнәсендә Киров Халык театры “Җанкисәк” драмасы белән йомгаклады.  Күп тапкырлар районкүләм бәйгеләрдә генә түгел, ә Россиякүләм “Идел-Йорт” драма коллективлары конкурсында мактаулы урыннарга ирешкән, 2020 нче елда “Гран-при” яулаган Киров Халык театры бу юлы да сынатмаы, башкорт драматургы Тимергали Килмөхәммәтовның үзәк өзгеч сюжетка корылган пьесасын тамашачы күңеленә үткәзерлек итеп сәхнәләштерде. Әсәрнең режиссеры Алсу Хуҗина. Алсу- спектакльдә Минҗиһан ролен уйнады, уйнады гына түгел, ике сәгатькә якын Минҗиһан булып яшәде, тамашачы фикере белән жюри хөкеме тәңгәл килде, актриса “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә бүләкләнде. Ә Киров Халык театры “Иң яхшы артистлар ансамбле” исеменә лаек булды. Спектакль тәмамлангач, артистларны тамашачы аягүрә басып алкышлады. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Сез Камал театрыннан бер дә калышмыйсыз”,-дип артистларга рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер бу театр, Күңелдә йоклаган нурны уятыр”- Тукайның әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ай буена Актаныш районы халкы театр дөньясында  гизеп, гыйбрәт алды. Смотрны үткәрүнең максаты районда театр сәнгатен үстерү, авыл кешеләрен драма коллективларына, театр сәнгатенә күбрәк тарту, сәләтләрен ачу, талантларны халыкка күрсәтү, татар драматургия әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү, тарихи мирас белән кызыксынуны арттыру, үткән белән киләчәк арасындагы җепләрне ныгыту

Күп кенә коллективлар-  Күҗәкә, Татар Суыксуы, Иске Кормаш, Иске Байсар, Пучы халык театрлары үзләренең авыл сәхнәсендә тамаша күрсәткәннән соң күрше-тирә авылларга гострольләргә дә чыкты. Айлыкны йомгаклау тантанасында иң яхшы үзешчән театр коллективлары билгеләнде, оста итеп рольләрен башкарганнарга мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды. Халык театрлары арасында урыннар аерым чыгарылды. Шулай ук артистлар төрле номинацияләрдә хөрмәтләнеп бүләкләнделәр.

Смотрда татар-башкорт драматургларының әсәрләре сәхнәләштерелде. Татар әдипләре, танылган драматурглар Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйлаҗев, Данил Салихов, Рабит Батулла, Фәнис Яруллин, Рәдиф Сәгъди, Башкортстан әдипләре- күренекле иҗатчылар-Флорид Бүләков, Тимергали Килмөхәммәтов, Наил Гаетбаев, Таңчулпан Гарипова әсәрләре сәхнәләштерелде. Үзешчән артистлар бар күңелләрен биреп уйнадылар, режиссерларның саллы хезмәте, отышлы сайланган репертуар, музыка, сәхнә бизәлеше- болар барысы бербөтенне тәшкил итеп, авыл театр коллективларының уртак уңышына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International