Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбе көнне-18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.
Вебинарга сылтама буенча теркәлү https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1570417 /
Вебинарның трансляциясе ТР ФПП каналында барачак.
Вебинарлар үткәрү буенча сорауларыгыз булса, телефон аша шалтыратыгыз:
(843)255-25-71-Татарстан Росреестры
(843) 524-90-90 - ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды.
Барлык вебинарлар бушлай!