Бүген район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, район җирлегендә узачак чаралар буенча брифинг узды.
Төзүчеләр урамындагы 3 йорт, район үзәген тулысы белән камап алган газлаштырудан читтә калды. РТС бистәсендә ялгызы гына торган, кышларын кечкенә генә котельная ярдәме белән җылытылган йортларның берсе ул.
26 апрель көнне дәүләт техника күзәчелеге җитәкчесе Хакимов И.М. җитәкчелегендә, Такталачык авылы җирлегендә тракторлар, үзйөрешле механизмнарга техник карау уздырылды.
Бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган телләр көнендә Актаныш 1 нче урта мәктәбендә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, җирлек башлыгы Илнур Хуҗин һәм торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов белән берлектә, бүген 2 кварталда яшәүчеләр белән очрашып, аларның фикерләрен һәм мөрәҗәгатьләрен тыңлады.
2013 елгы яшь футболчыларыбыз Татарстан Республикасының мини-футбол буенча кече кубогы турнирының финалистлары исеменә лаек булдылар! Ихластан котлыйбыз!
Туган тел көне һәм бөек шәхесебез - Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан Актанышта җырлы-моңлы, шигъриятле балачак бәйрәме узды.
Бүген хакимияттә район башлыгы Энгель Фәттахов шәхси сораулары һәм мөрәҗәгатьләре булган гражданнарны кабул итте. Чарада гадәттәгечә, җаваплы бүлек җитәкчеләре дә катнашты. Һәр мөрәҗәгать теркәлеп, җентекләп каралды һәм аңлатмалар бирелде
Быел районкүләм ифтарда 500 гә якын кеше катнашты. Ураза тотучы райондашларыбыз җыелып вәгазь тыңлады, бергәләп авыз ачтылар һәм җәмәгать белән ахшам намазы укыды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел. Шул уңайдан Иске Кормаш китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды.