Иске Кормаш китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел. Шул уңайдан Иске Кормаш китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды. Уенга килгән кунаклар өч турда үз белемнәрен сынады. Сораулар Тукай тормышы һәм иҗатыннан алынган иде. Бәйгебез Тукай сүзләренә язылган җырлар,мәзәкләр белән үрелеп барды. Ә уенда җиңүчебез- Сәрварова Сания апа, супер-уенда да уйнап, уңышка иреште. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел"җырын җырлап тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International