Федераль ярдәм чаралары буенча мәгълүмат
Дәүләт Думасында Россия Үзәк банкының еллык хисабы тәкъдим ителде.
23 - 24 апрель көннәрендә Актанышның "Батыр" спорт сараенда мәктәп волейбол лигасының - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнирның зона этабы узды.
Җирлекнең үзәк хәстәханәсенең бала тудыру йортын янәшәсендә, 23 апрель көнне шактый шатлыклык хакимлек итте. Язгы нурлы кояш та хәтта елмайган төсле тоелды.
23 апрель көнне, Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге чарада районның 14 авылыннан килгән сәхнә осталары катнашты. Халык бик җылы кабул итте аларны. Өч сәгатьтән артык барган тамашадан соң, сәхнәгә менеп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде алар.
22 апрель көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Тантаналы чарада Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы да катнашты.
Агымдагы вәзгыятьтә "кара кредиторлар"ның активлашуы сизелә. Банклар пандемия аркасында кризис фонында заемчыларга карата таләпләрне катгыйландырды. РФ Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, бүген Россиядә һәр өченче кредит законсыз рәвештә бирелә.
Дәүләт Думасы ялгыз аталарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән законны ахыргы укылышта кабул итте.
40 меңнән артык татарстанлы квитанциянең басма версиясеннән тулысынча баш тарткан. Кәгазь квитанция аша түләргә күнеккәннәр еш кына мошенниклар тозагына эләгә.
20 апрель көнне Актанышка Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.