Актанышта 50 нче сабый аваз салды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Җирлекнең үзәк хәстәханәсенең бала тудыру йортын янәшәсендә, 23 апрель көнне шактый шатлыклык хакимлек итте. Язгы нурлы кояш та хәтта елмайган төсле тоелды. Районыбызның матур һәм күркәм, яшь пары Илназ һәм Гөлъяр Шәемовларның туганнары һәм якыннары бала тудыру йортыннан нәни Илһанны һәм әнисен каршыларга җыелган иделәр.
Актаныш районының ЗАГСы җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева үз чиратында яшь гаиләне беренче сабыйлары тууы уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Аларга саулык-сәламәтлек белән улларын үстерүне теләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен тапшырды һәм бик зиннәтле, хуҗабикәләр өчен бик кыйммәтле – “Татар милли аш-сулары” энциклопедиясен бүләк итте.
Бәхетле үссен улыгыз, Илназ һәм Гөлъяр!
Әйткәндәй, узган ел белән чагыштырганда Актанышта шушы вакытта 44 бала туган булса, быел 50. Димәк, демография әкренләп ныгый, үсеш ала, гаилә коручы мәһабәт парлар саны арта.
Сәламәт, бәхетле, пар канатлы булып үссен сабыйларыбыз, балаларыбыз!
Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/aktanyshybyzda-50nche-sabyy-avaz-saldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International