Бүген хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
20 апрель көнне мәркәзебез Казанда Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте.
25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.
Театрлар айлыгы Актанышта салмак кына яртыеллыкка әверелеп бара. Бу көннәрдә Ә.Авзалова ис. мәдәният йорты сәхнәсендә мәгариф учрежденияләре сәхнә тота.
Бүген Актаныш 1 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә, яшүсмерләр арасында төркемле җинаятьчелекне кисәтү, аларны деструктив эшчәнлеккә тарту, яшүсмерләр арасында экстремистик идеология үтеп керүне булдырмау максатыннан, район эчке эшләр бүлеге, район прокуратурасы, балигъ булмаганнар эшләре комитеты, Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашында укучылар белән очрашу узды.
Актанышта, Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алуга әзерлек эшләре башланды.
Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте. Табигый күннән ясалган куртка язгы чорда аеруча актуаль. Ул һава үзгәрешләренә карамастан, үзеңне уңайлы һәм ышанычлы хис итү мөмкинлеген бирә. Күн куртка уңайлы, стильле һәм нәзберек түгел. Әмма ләкин бәясе арзанлы булмаганга күрә, күн әйбер сайлаганда нык җаваплы булу сорала.
Бүген район авыл хуҗалыгы предприятияләре, җирлек башлыклары катнашында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән видео элемтә аша эшлекле сөйләшү узды.
Бүген Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгының урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә, хуҗалык рәисләре, баш белгечләре, җирлек башлыклары катнашында район терлекчелек тармагының март ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Бүген балалар иҗат үзәгендә, Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе, Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә Татарстан Республикасы беренчелегенә зур шахмат турниры башланып китте. Ике көн дәвамында барачак әлеге зур ярышларда төрле төбәкләрдән килгән 150 дән артык шахматчы көч сынаячак.