Бүген хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмәдә иң әүвәл, "Закон территориясе» (Территория закона") республика бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. 1 урынга Иске Байсар мәктәбе һәм Яңа Әлем җирлеге лаек булды. Һәр катнашучы махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Көн тәртибе нигезендә хөкүмәт комиссиясенең 2012 елның 30 мартындагы 1 номерлы беркетмәсенә күзәтү ясалды, "2019-2020 елларга профилактиканың комплекслы программасына" кертелгән үзгәрешләр турында искәртелде, хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия планын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ирекле халык дружинасы план-биремен үтәү буенча чыгышлар һәм комиссия әгъзаларының башка чыгышлары тыңланды.