Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына деструктив, шул исәптән экстремистлык эшчәнлеген булдырмау турында сөйләделәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бүген Актаныш 1 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә, яшүсмерләр арасында төркемле җинаятьчелекне кисәтү, аларны деструктив эшчәнлеккә тарту, яшүсмерләр арасында экстремистик идеология үтеп керүне булдырмау максатыннан, район эчке эшләр бүлеге, район прокуратурасы, балигъ булмаганнар эшләре комитеты, Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашында укучылар белән очрашу узды. Укучыларга деструктив, шул исәптән экстремистлык эшчәнлеген булдырмау, шулай ук законсыз массакүләм акцияләрдә катнашкан өчен нинди җаваплылык каралуы турында сөйләделәр.

Очрашу барышында укучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр һәм Интернет ярдәмендә экстремистлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга ачыктан-ачык өндәмәләр өчен җаваплылык турында искә төшерделәр.

Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International