"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" коллективы "Хушлашырга ашыкма" лирик комедиясен тәкъдим итте

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Театрлар айлыгы Актанышта салмак кына яртыеллыкка әверелеп бара. Бу көннәрдә Ә.Авзалова ис. мәдәният йорты сәхнәсендә мәгариф учрежденияләре сәхнә тота. Бүген "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" коллективы Татарстан Республикасының Халык укытучысы Ләйсән Әминованың "Хушлашырга ашыкма" лирик комедиясен тәкъдим итте (режиссер Ленар Хөсәенов). Бер сулышта, бер рухта узды ул. Зал тутырып килгән укучылар, ата-аналар гимназия коллективын ихлас күңелдән алкышлап озатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International