Актанышта терлекчелек тармагының март ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгының урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә, хуҗалык рәисләре, баш белгечләре, җирлек башлыклары катнашында район терлекчелек тармагының март ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Хуҗалыклар арасында төп күрсәткечләр буенча (мал баш санынының сакланышы, продукция җитештерү, икътисадый үсеш һб) беренчелеккә "Әнәк" агрофирмасы лаек булды. Җирлекләр арасында, алгарыш һәм алдынгылык символы Әтәс җирлегенә тапшырылды. Такталачык - 2, Иске Богады җирлеге 3 урыннарда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International