Бүген балалар иҗат үзәгендә, Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе, Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә Татарстан Республикасы беренчелегенә зур шахмат турниры башланып китте. Ике көн дәвамында барачак әлеге зур ярышларда төрле төбәкләрдән килгән 150 дән артык шахматчы көч сынаячак.
Райлн башлыгы Энгель Фәттахов барлык катнашучыларны сәламләп: "Авыл шахматчылары өчен иң әһәмиятле турнирларның берсе бу. Татарстанда, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, Актанышның шахмат мәктәбе спортчыларга Халыкара рейтинг бирү хокукына ия бердән-бер авыл мәктәпләренең берсе. Һәм әлеге дәрәҗәле турнирда катнашу, күпләр өчен зур мөмкинлекләргә юл ача. Районда шахмат спортын югары дәрәҗәгә куйган чын остазлар – Илдар Имамов һәм Фәһим Галимовка ихластан рәхмәт! Барлык катнашучыларга да уңышлар" дип искәртте.
Шахмат турнирының программасы кызыклы һәм күпкырлы: ял вакытында шахматчылар "Иман" спорт сараенда дусларча футбол турнирында очрашачак. Кечкенәләр исә, "Яшьлек" үзәгендә мультфильмнар карый алачак.