Актанышлылар сәхнәнең төп бизәге булды

2022 елның 23 апреле, шимбә

22 апрель көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Тантаналы чарада Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы да катнашты.

3 сәгать дәвамында барган зур концертта Татарстанның барлык районнарыннан килгән иң-иңнәр чыгыш ясады. Актанышлылар сәхнәнең төп бизәге булды дисәк тә арттыру булмас. Яшь җырчы-сандугачыбыз Гөлия Зәһертдинова 2 урын, "Ак инеш" бию ансамбле төп бүләккә – Гран-Прига лаек булды.

Егет-кызларыбызны, җитәкчеләре Лилия Фәтхуллинаны, вокал буенча остаз Сирина Исламованы ихластан котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International