23 - 24 апрель көннәрендә Актанышның "Батыр" спорт сараенда мәктәп волейбол лигасының - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнирның зона этабы узды. Биредә Республикабызның 10 районыннан килгән волейбол командалары көч сынады. Нәтиҗәдә, Яр Чаллы командасы - 1, Актанышның 2 санлы мәктәп командасы - 2, Әгерҗе командасы - 3 урыннарны яуладылар. Актанышның кызлар командасы яхшы уен күрсәтеп 5 нче урынга ия булды.
Турнирны Актаныш җирлегендә оештыруда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән район башлыгы Энгель Фәттаховка, ТР Дәүләт Советы рәисе, Волейбол федерациясе җитәкчесе Фәрид Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. 