Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне, Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге чарада районның 14 авылыннан килгән сәхнә осталары катнашты. Халык бик җылы кабул итте аларны. Өч сәгатьтән артык барган тамашадан соң, сәхнәгә менеп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде алар.
Шулай ук биредә, туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булган, авыр тормыш хәлендә калган Донбасс халкына хәйрия ярдәме җыю да оештырылган иде. Концерттан кергән акчалар да аларга тапшырылачак. Бу хакта концертны оештыручы, Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев искәртте.
- Туган җирләрен, туган нигезләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнарга һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала. Озак кына эзләнә торгач, Донбасстан килүчеләр өчен Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган аланның җитәкчесен табып сөйләштем. Авыл халкының көче белән 10 тартмадан артык хәйрия ярдәме җыелды. Иң әүвәл кием-салым, шәхси гигиена әсбаплары, гомумән беренчел кирәк-ярак. Әле, "Тагын алып килсәк ярыймы?" дип сораучылар да күп. Тиздән, әлеге ярдәмне һәм хәйрия концертыннан кергән акчаларны үзләренә илтеп тапшырачакбыз. Барлык катнашучыларга, коллегаларыма, авыл халкына ихластан рәхмәт, - ди ул.
Тамчыдан күл җыела. Ихлас күңелдән кылган һәрбер игелек хуҗасына кире әйләнеп кайтыр. Изге эшкә нигез салган Иске Сәфәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә, хәйриядә катнашкан барлык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә, җирлек халкына рәхмәт. Бу күркәм башлангычны башка җирлекләр дә дәвам итәр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International