ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рафакович Зарипов барлык татарстанлыларны һәм район халкын шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне белән котлый!

Казанда укучы балалар арасында классик шахмат буенча республика беренчелегендә, рапид- тиз йөрешле шахмат, һәм блиц уеннарында Латыпов Данияр үзенең Татарстанда иң көчле шахматчы икәнлеген раслап мактаулы 2 нче урынны яулады. Ә Нәбиева Рәзиләнең күкрәгенә тагын бер медаль өстәлде- ул бронза медаль!

Иң изге һөнәрне үз итеп, еллар дәвамында аңа тугры калып тырыш хезмәт куйган, зур бүләкләргә лаек булган мөгаллимнәребез:


26
август, 2022 ел
җомга

Район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов бүген район үзәгенең 2 кварталында яшәүчеләр белән очрашты.

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында Терроризмга каршы комиссия утырышы узды.

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең “Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр” темасы астындагы август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. 

- Балаларны мәктәпкә тиешенчә җыендыру, аларны барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү – уртак бурычыбыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов

Район җитәкчесе Ленар Зарипов бүген, “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасында иң көчле командалар белән көч сынашып лаеклы 2 урынга ия булган егет-кызларыбыз белән очрашып, аларга рәхмәт сүзләрен һәм ихлас котлауларын җиткерде.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 11 нче сентябрендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар үткәреләчәк. Актаныш муниципаль районында 12 округта депутатлар сайланачак. Актаныш авыл җирлегендә – 2 округта, Аешта – 1, Аккүздә – 2, Актанышбашта -1, Кировта – 5, Иске Сәфәрдә – 1 округта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International