2 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы җитәкчесе Марданова Ләйсән Равис кызы Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы Татарстан Республикасы Атказанган укытучысы исеменә лаек булды.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.