Республика көне - республика, район халкының тынычлыгын, иминлеген, һәм бердәмлеген символлаштыручы зур бәйрәм ул.
Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла.
Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек, тынычлык телим.