Казанда укучы балалар арасында классик шахмат буенча республика беренчелегендә, рапид- тиз йөрешле шахмат, һәм блиц уеннарында Латыпов Данияр үзенең Татарстанда иң көчле шахматчы икәнлеген раслап мактаулы 2 нче урынны яулады. Ә Нәбиева Рәзиләнең күкрәгенә тагын бер медаль өстәлде- ул бронза медаль!
Шулай ук Шаязданов Тимур һәм Латыпова Раяна үзләрен көчле уенчы итеп күрсәтеп, призлар алмасалар да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Блиц ярышларында Рәзилә Республикада үзенә тиңнәр юк икәнен раслап, чемпион исеменә лаек булды. Ул Татарстан беренчелегеннән тулы бер комплект медаль белән кайта! Спорт мастерлыгына кандидат Латыпов Данияр Татарстанда иң көчле шахматчыларның берсе икәнлеген тагын бер тапкыр исбат итеп, мактаулы 3 нче урынга лаек булды! Ул 2 медаль белән кайта! Гомумән алганда, безнең спорт мәктәбе яшь шахматчыларының 2022 нче елгы нәтиҗәләре зур мактауга лаек. Балаларның ата-аналарына тырышлыклары өчен зур рәхмәтебезне юллыйбыз! Балалар молодцы!