Бүген, 23 апрель көнне, санитар чисталык икеайлыгы кысаларында, Актанышта районкүләм өмә уза. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.
МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” участокларны чистартып, чүпләрен капчыкларга тутырды.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 2 класс укучысы Алияна Айбашыва III урынны яулады һәм 3 класс укучысы Аделина Кәшбразиева махсус дипломга ия булды.
10б сыйныф укучысы Фәррахова Инзилә Халыкара олимпиадада III урын яулады.
21 апрель көнне оештырылган район фәнни-техник иҗат фестивалендә Меңнәр мәктәбе укучыларының эшләре дә тәкъдим ителде.
Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат күргәзмәсе булып узды.
8а сыйныфы укучыларыүзәк китапханә белән берлектә Г.Тукай иҗатына багышланган кичәдә катнаштылар.
Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенә 22 нче апрель көнне йомгак ясалды. Анда барлыгы 105 эш катнашты. Актаныш районыннан 4 эшнең өчесе безнең мәктәптән. Иң куанычлысы шул: 2 нче класс укучысы Фәррахова К.И. - II, 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. - I урын яуладылар. Алар дәрәҗәле дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. (Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова)
Тирә - як матур булса, һәркемгә дә күҗелле.бу матурлыкны кеше үз куллары белән тәртипләп, яңартып. чистартып тора. 23 нче апрельдән район буенча өмәләр игълан ителде.Без дә бу эштән читтә калмадык. Чираттагы чистарту эшләрен күмәк төстә, күңелле итеп башкарабыз. Өмә күңелле булсын.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан уздырылган чараларда безнең мәктәп тә актив катнашып тора. 21 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсы булып узды. Безнең мәктәпнең 1-5 нче класс укучылары Г. Тукайның " Исемдә калганнар" әсәре белән матур итеп чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре Мирзаянова Р.С. , Кашапова Ә.Б., Ли Л.Р. һәм Тазиева Э.В