ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

22 апрель төнне МБУ "Актаныш авыл җҗирлегеара үзәк китапханә" уку залында "Китапханә төне" уздырылды.

22 апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды. Гимназия-интернат укучылары һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясадылар.

9 класс укучылары татар теленнән БДТ тапшыралар


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Киров авыл китапханәсендә библиотөн.

23 апрель Уразай авылында  чистарту икеайлыгы кысаларында  өмәләр булып узды. Өмәдә  авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, башка  оешмалар һәм авыл халкы бик  теләп катнашты


23
апрель, 2016 ел
шимбә

22 апрель көнне Туган як музеенда үткәрелгән-  28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат рәис, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат –гадел җитәкче;  Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичәдә Яңа  Әлем мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль чыгыш белән катнаштык.

 


 

22 апрель көнне Г.Тукайның 130еллыгы уңаеннын 5-6 класс укучылары арасында "Тамчы-шоу" интеллектуаль бәйге үткәрелде.

 

16 - 22 нче апрель көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды. Эльмираны һәм аның укытучысы Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

22 апрель көнне  Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән  фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Фардиев Булат үзе ясаган җилкәнле корабльне һәм машина моделен яклады.  Җитәкчесе – технология укытучысы Газизов Г.Ф.!

10б сыйныф укучысы Галимянов Айдар Казанда булып узган яшь уйлап табучыларның  "XXI гасыр Кулибиннары" Республика олимпиадасында  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International